Гомерләрнең мәңге түгеллеген,
Фани икәнлеген белсәм дә,
Ышанасым килә кешеләрнең,
Үзе үлгәч, җаны исәнгә.
Әткәй җаным, син дә кайтасыңдыр,
Язлар җиткәч, берәр кош булып, —
Йә сандугач, йә карлыгач булып,
Йә кыр казларына кушылып.
Безне сагынудыр сайрый-сайрый,
Баш очыннан очып үтүең;
Синең өчен аермасы юктыр
Кош теленнән кеше теленең.
Әрни-әрни безгә сөйлисеңдер
Сугышларның хәтәр юлларын,
Берәм-берәм бездән сорыйсыңдыр
Үзең киткәч ниләр булганын.
Тик без генә сине аңламыйбыз,
Без, адәмнәр, бигрәк наданбыз.
Кош телләрен аңлау кая инде —
Туган телдән мәхрүм калганбыз.
Әткәй җаным, бик сагынам сине,
Бик аңлыйсым килә кош телен;
Ләкин кошлар бездән биек, бөек,
Ә мин — кеше генә, һаман кош түгел.