Карлы буран

Категория: көе сүзләре

Карлы буран, карлы буран,
Һич күренми юллар,
Сагышларга күңел күмелгән.
Күзләрең дә тынган күз яшьләре,
Әнҗе кармы әллә әрегән?

Күпме сагыш, күпме сагыш,
Җылы тойгыларны
Алып китте язмыш бураны.
Бүген мине, сиңа, алып килде,
Борма-борма йөрәк сукмагы.

Менә тагын, менә тагын,
Бүген карлы буран
Аңлап дулый, әллә саташып?
Миндә, ахры, иркәм, торып калдым,
Синең җанга кереп, адашып.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »