Добавлено Almaz в ВС, 25/02/2018 - 13:08
Карлыгачын матурлыгын
Кайларда күрдең микән?
Миңа канатлар кирәген
Ничектәр белдең икән?
Карлыгачым, карлыгач
Сине көтәм ай тулгач.
Сүзләреңне җырга салдым
Өзелеп-өзелеп сагынгач.
Карлыгачлы иттең мине,
Канатлы иттең мине.
Җирләрдә түгел, күкләрдә
Гел очып йөрим инде.
Карлыгачым, карлыгач
Сине көтәм ай тулгач.
Сүзләреңне җырга салдым
Өзелеп-өзелеп сагынгач.
Ара ерак, тыгы бармы
Карлыгачлы күңелгә?
Түзәр хәлләрем калмады,
Очам сине күрергә.
Карлыгачым, карлыгач
Сине көтәм ай тулгач.
Сүзләреңне җырга салдым
Өзелеп-өзелеп сагынгач.