Нинди суларны сирпеп, мин
Тын алмый эчтем синнән.
Һәм күпме җирләрне үтеп,
Аерылмас булдың миннән. Һай!
Котелогым, котелогым,
Аерылмас булдың миннән.
Күпме аш пешереп синдә,
Кайларда ашамадым?
Күпме җәфалар күрсәм дә,
Мин сине ташламадым. Һай!
Котелогым, котелогым,
Мин сине ташламадым.
Туган җир суларын эчәм,
Сусаган чакларымда,
Ялга туҡтаганда күрәм:
Син һаман яннарымда.
Котелогым, котелогым,
Син һаман яннарымда.
Утлар яндырган чагында,
Сугардың йөрәгемне.
Тик син дә белдең кебек
Сагынып йөргәнемне. Һай!
Котелогым, котелогым,
Сагынып йөргәнемне.
Агыйдел суларын эчсәм,
Сусаган чакларымда,
Суга туктаганда күрәм
Син һаман яннарымда. Һай!
Котелогым, котелогым,
Син һаман яннарымда.
Кирәк булса, шинель киеп,
Тыгармын сине билгә.
Бәлки тагы күп җирләрдән
Үтәрбез икәү бергә. Һай!
Котелогым, котелогым,
Үтербез икәү бергә.
Һай, кателогым!
/1947/