Күрәсем килгән иде (Сөясем килгән иде)

Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
"Хәлең ничек, хәлең ничек?" —
Диясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
"Онытмадым, онытмадым", —
Диясем килгән иде.

Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
Сөймәгәнеңне белсәм дә,
Сөясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
"Мин дә моңлы, син дә моңлы", —
Диясем килгән иде.

Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
"Ярат мине, ярат мине", —
Диясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
"Миндә — син бар, синдә — мин бар", —
Диясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
"Онытмадым, онытмадым", —
Диясем килгән иде.
Күрәсем килгән иде…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (17 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »