Кыш түгел бу

Категория: көе сүзләре

Әйтерсең су чәчәк ата иде, 
Тонбоеклар сиңә мин өздем. 
Кыш түгел бу…Бозлар тик бүгенгә 
Каплап тора кебек күл өстен. 

Җәйге эзләр кар астында калган, 
Карлар ява, ява көн саен. 
Кыш түгел бу… Карлар тик бүгенгә 
Каплап (ябып) куйган кебек җәй аен. 

Ирексездән аска карыймын мин, 
Ятып зәңгәр бозлар өстенә. 
Кыш түгел бу… Анда томбойоклар 
Һаман чәчәк ата төслеләр. 

Җәйге эзләр кар астында калган, 
Карлар ява, ява көн саен. 
Кыш түгел бу… Карлар тик бүгенгә 
Каплап (ябып) куйган кебек җәй аен. 

Икәү йөрегән болыннардан үтәм… 
Сакынуларга, ахры, бар дәва. 
Кыш түгел бу! Шушы сагыну җыры 
Язылсын, дип кенә кар ява… 

Җәйге эзләр кар астында калган, 
Карлар ява, ява көн саен. 
Кыш түгел бу… Карлар тик бүгенгә 
Каплап (ябып) куйган кебек җәй аен.

/1960/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »