/Шаян җыр/
Мин яшимен Нижгородта,
Иркәм Иске Өфедә.
Көн дә барам, көн дә кайтам,
Ара ерак булса да.
Бер көн әйттем:”Көн дә йөреп,
Вакыт бушка югала.
Әйдә — дидем, — Нижгородҡа,
Җитте Иске Өфедә”.
“Бергенәм, — ди, — гөлгенәм, ди,
Әллә кайдан сүз таба, —
Нижгородны су баса бит,
Күч, — ди, — Иске Өфегә”.
Ул үзенчә, мин үземчә:
Көн артынан көн ага.
Мин кыстыймын Нижгородка,
Ә ул Иске Өфегә.
Кабыргасы белән куйдым
Мәсьәләне уртага:
“Йә, — мин әйтәм, Нижгородка,
Йә кал Иске Өфедә”.
Хәзер инде без яшибез
Иң центерда — Өфедә.
Безгә дә килеп чыгыгыз,
Тик бер азга булса да.