Мәхаббәт учагы

Гашыйк булу гына җитми —
Өзелеп яратсын күңел.
Яратуны саклап-яклап
Калырга җиңел түгел.

Янсын мәхаббәт учагы,
Янсын берүк сүнмәсен,
Сөюегез чәчәк атсын,
Беркайчан сүрелмәсен.

Парлы булу гына җитми-
Арада сөю булсын.
Парлар шул сөю өчен
Гел дә ут йотып торсын.

Янсын мәхаббәт учагы,
Янсын берүк сүнмәсен,
Сөюегез чәчәк атсын,
Беркайчан сүрелмәсен.

Ялгыз затлар табышсыннар,
Гашыйклар кавышсыннар.
Яратканнар мәңгелеккә
Тугры булып калсыннар.

Янсын мәхаббәт учагы,
Янсын берүк сүнмәсен,
Сөюегез чәчәк атсын,
Беркайчан сүрелмәсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »