Көзге урман (беренче вариант)

Көзге урман аша юлга чыктым,
Камышларны үбеп җил уза.
Тирә-ягым сихри моңга талган:
Үзе бер тамаша, могҗиза.

Көзге чәчәкләрнең таҗларында
Елмаялар көмеш тамчылар.
Зәңгәр күктән, каурый болытлардан
Агыла кебек якты нур чыңлап

Юл читенә чыгып тезелгәннәр
Чандыр буйлы япь-яшь имәннәр.
Гүя алар урман сакчылары,
Бакыр төстән күлмәк кигәннәр.

Имәннәргә назлы нурлар коеп
Карап тора зифа каеннар —
Ак күлмәкле урман чибәрләре
Алкалары сары алтыннан.

Әнә тегендәрәк, урман түрендәрәк
Көязләнеп баскан өрәңге!
Ботакларын алсу нурга төреп
Көзгә иркәләнә, күр әле!

Көзге чәчәкләрнең таҗларында
Елмаялар көмеш тамчылар.
Зәңгәр күктән, каурый болытлардан
Агыла кебек якты нур чыңлап

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »