Син генә (Җырым син)

Категория: көе сүзләре

Юлыма чыгасың, 
Кулларын сузасың, 
Оныттым(ң), кадерлем, дисеңме (дисең дә)? 
Онытылмый назларың, 
Яшьлегем язлары
Исемдә, исемдә, исемдә.

Шелтәле карама,
Ят керде арага.
Сагынып яшимен мин генә. (Сагынып яшимен дип кенә) 
Катлаулы (катмарлы) язмышым, 
Иң татлы сагышым —
Син генә, син генә, син генә…

Гомерләр үтсә дә, 
Көзләрем җитсә дә, 
Көзләрем яз иткән нурым син. 
Сүнсәм дә сүрелмәс, 
Үлсәмдә өзелмәс
Җырым син, җырым син, җырым син!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »