Татар кызы

Категория: көе сүзләре

Бу дөнъяның бөтен яме
Кызлар булган җирләрдә.
Кызлар сулар сипмәсәләр
Чәчәк атмый гөлләр дә.

Эх, татар кызы,
Күп чәчәктәй күзләрең.
Мин бит синең күзләреңне
Язларымнан эзләдем.

Кошлар дәртлерәк сайрый
Кызлар булган җирләрдә.
Кызлар колагына гына
Ачылалар серләр дә.

Эх, татар кызы,
Күп чәчәктәй күзләрең.
Мин бит синең күзләреңне
Җәйләреңнән эзләдем.

Уен-көлке, җыр-биюләр,
Кызлар булган җирләрдә.
Алиһәләй сылу кызлар
Үсә туган илләр дә.

Эх, татар кызы,
Күп чәчәктәй күзләрең.
Мин бит синең күзләреңне
Көзләремнән эзләдем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »