Сагынам (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Су буенда үскән өянкеләр
Синең кебек ак шәл ябынган.
Синең чәчең төсле ак җил тузгый, —
Мин кышларда сине сагынам.

Карашыңдай җылы, аяз көннәр,
Җилләр исә синең ягыңнан.
Гөрләвекләр булып кайтыр идем…
Мин язларда сине сагынам.

Бөтен дөнья бүген шау чәчәктә,
Арынган җир хәсрәт-кайгыдан.
Шатлык төяп кайтып килер идем…
Мин җәйләрдә сине сагынам.

Синең сагыш әллә күчкән инде? —
Урманнарга сары кабынган.
Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? —
Мин көзләрдә сине сагынам.

Офыкларга карап, һәр көн саен
Сине уйлыйм, сиңа табынам.
Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, —
Сине, әнкәй, сине сагынам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (7 голосов)
« »