Егетләр солдаттан кайталар

Категория: көе сүзләре

Шауласын авыллар, калалар,
Шатлансын олылар, балалар,
Шатлансын аналар — аталар
Егетләр солдаттан кайталар! 

Сөенсен сөйгәнен көткәннәр,
Кызлары үсеп буй җиткәннәр.
Онытылсын хәүефләр— хафалар,
Егетләр солдаттан кайталар! 

Симерткән тәкәләр суелсын, 
Табынға шәрәпләр куелсын. 
Йөгерсен җиңгәләр, агайлар 
Егетләр солдаттан кайталар. 

Кайталар хезмәтен тутырып, 
Акылга, тәртипкә утырып. 
Тәп-төгәл исән-сау көллеһе 
Заманның именлек билгесе. 

Кайталар җирләрен сагынып, 
Вагонда шинелләр ябынып, 
Һәм татып дөньяның ачысын 
Аерып яманнан яхшысын. 

Шауласын авыллар, калалар,
Шатлансын олылар, балалар,
Шатлансын аналар — аталар
Егетләр солдаттан кайталар! 

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »