Ничә тапкыр шомырт чәчәк атты

Ничә тапкыр шомырт чәчәк атты,
Ничә тапкыр ташты ташкыннар,
Шомыртлар да инде картайдылар,
Тик картаймый икән ярсулар.

Ярсуларым ярга кайтмас инде,
Яр булмагач алар сыерлык —
Яр булмагач ярсып сөерлек,
Гомер буе янып-көерлек.

Ничә тапкыр шомырт чәчәк атты,
Ничә тапкыр килде торналар.
Торналар да китә озак тормый,
Ә сагышлар һаман торалар,
Ә сагышлар һаман торалар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »