Юрүзәндә бер гүзәл

Категория: көе сүзләре

Таулар, кыялар, болын, тугайлар —
Ямь өсти сиңа иртән, Юрүзән.
Суларың эчкән, тавында үскән
Гөлләрдән күркәм синдә бер гүзәл.

Мине сөйми ул, мине белми (күрми) ул, —
Өмет кояшым, илдә бер гүзәл.
Нурың биргәнсең, моңың биргәнсең,
Сөю дә бир син аңа, Юрүзән.

Бер күрер әле, сөенер әле,
Елмаер әле миңа шул гүзәл.
Булса ул ярың — балкыр юлларым,
Якты таңнарым синдә, Юрүзән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »