Күңел ташкыны

Категория: көе сүзләре

Сине генә сагынудан
Чишмә чылтырый,
Талпынышып һәр иртәдә
Кошлар җыр җырлый.

Бу дөньяла яшәүләрең —
Язгы таң ату,
Йөрәкләрдә булса гына
Чын ярату.

Сине генә сагынудан
Гөлләр тирбәлә,
Үкенмәм мин, сагышланыр
Көннәр килсә дә.

Бу дөньяла яшәүләрең —
Язгы таң ату,
Йөрәкләрдә булса гына
Чын ярату.

Сине генә сагынудан
Яз су ашкыныр.
Мизгелләргә карап тормый
Күңел ташкыны.

Бу дөньяла яшәүләрең —
Язгы таң ату,
Йөрәкләрдә булса гына
Чын ярату.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »