Суларга карасаң, агасы киләдер,
Утларга карасаң, янасы киләдер.
Карларга карасаң, ак булып туасы,
Тугачтын ак булып каласы киләдер.
Ак булып тумагач, ак булып яши алмый күңел.
Яшисе иде дә, тик мондый язмышларда түгел.
Китәсе иде бит мәңгелек кыш булган җирләргә.
Карларны сагынып җәйләрен үтәләр
Ә еллар көтмичә үткәнгә китәләр.
Ел саен бу җиргә ак карлар явалар,
Кемнәрдер бәхетне ак кардан табалар.
Эзләдең бәхетне утлардан, сулардан, җилләрдән.
Карлардан эзләдең, эзләдең иң ерак илләрдән.
Мәңгелек кышны син эзләдең гомерең буена.
Күкләрдән җемелдәп ак карлар явалар.
Кемнәрдер киләләр, кемнәрдер баралар.
Ак карга күмелеп яшисе киләдер,
Кемнәрдер ак карның кадерен беләдер.
Бу җирдә, бу илдә ак булып яшәп булмыйдыр ул,
Ак була алмасаң, аклыкны эзләүче генә бул.
Бәлки син табарсың карларның аклыгын жәйләрдә…