Кадерле әнием

Зәңгәр күктә нурлы кояш балкый.
Җирдә балкый минем әнием.
Якты тормыш бүләк иттең, әни,
Минем өчен син бик кадерле.

Якты дөньяларга аваз салгач,
Уа сыйдырган үзенең куенына.
Әниләргә булган хөрмәтебезне
Югалтмыйбыз гомер буена.

Әнием-бәгърем, янәшәңдә
Җир шарын иңләр идем.
Бар җиһанга нурын сибүче
Кояшка тиңләр идем.

Якты дөньяларга аваз салгач,
Уа сыйдырган үзенең куенына.
Әниләргә булган хөрмәтебезне
Югалтмыйбыз гомер буена.

Безгә биргән йөрәк җылысы
Эретә ул хәтта корычны.
Якты дөнья бүләк иттең, әни,
Мин бит сиңа мең бурычлы.

Якты дөньяларга аваз салгач,
Уа сыйдырган үзенең куенына.
Әниләргә булган хөрмәтебезне
Югалтмыйбыз гомер буена.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »