Матур була (икенче вариант)

Матур була бар җир йөзләре,
Матур була бар җир йөзләре,
Нурларга чумса.
Мәхәббәтнең сайрар кошы,
Мәхәббәтнең сайрар кошы,
Йөрәккә кунса.

Яшәсәң икән саф хисләргә,
Саф хисләргә, төренеп кенә!
Гомер буе сөйгәнеңнән
Сөелеп, сөелеп, сөелеп кенә!

Матур була ап-ак кышлар,
Матур була ап-ак кышлар,
Салкынар белән;
Матур була йөрәк, сүнмәс
Матур була йөрәк, сүнмәс
Ялкыннар белән.

Яшәсәң икән саф хисләргә,
Саф хисләргә, төренеп кенә!
Гомер буе сөйгәнеңнән
Сөелеп, сөелеп, сөелеп кенә!

Матур була яшәл җәйләр,
Матур була яшәл җәйләр,
Хуш исләр белән;
Матур була кеше җаны,
Матур була кеше җаны
Саф хисләр белән.

Яшәсәң икән саф хисләргә,
Саф хисләргә, төренеп кенә!
Гомер буе сөйгәнеңнән
Сөелеп, сөелеп, сөелеп кенә!

/1977/

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »