Кал моңнарым булып

Категория: көе сүзләре

Син, кояшлы көнем, хыялдагы өнем,
Бердән-берем, бәгырем минем бит (син);
Риза булсаң әгәр, ал таңнарга кадәр
Гел янәшә барыр идем бит.

Синең белән бергә, менеп биек үргә
Басар идем дөнья алдына;
Чәчәкләрне күр син, такыялар үр син,
Сөюдәнме алар ал гына?

Син кыенга (авырга) алма, күңелемне аңла,
Күзләремә тутырып кара да; (Күзләремне тутырып карама;)
Ялгызлыҡтан йолып, кал моңнарым булып,
Тик йокысыз төннән арала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »