Кайтыр идем яшьлек языма (икенче вариант)

Яшьлек язым инде артта калды,
Ник ашыгам гомер көземә?
Әй елыйсы иде, малай булып
Йөзне куеп әнкәй тезенә.

Яшьлек язым инде артта калган
Хатирәләр белән языла.
Язлар саен, кошлар кайткан кебек,
Кайтыр идем яшьлек языма.

Яшьлек язым инде артта калды,
Юкарганнар чәчләр ак булып.
Әй чабасы иде ялан тәпи
Тузан очкан юлда ак булып.

Яшьлек язым инде артта калган
Хатирәләр белән языла.
Язлар саен, кошлар кайткан кебек,
Кайтыр идем яшьлек языма.

Яшьлек язым инде артта калды,
Еллар үткән йөзгә эз сызып.
Әй үтәсе иде, малай чакның
Сүнгән учакларын кабызып.

Яшьлек язым инде артта калган
Хатирәләр белән языла.
Язлар саен, кошлар кайткан кебек,
Кайтыр идем яшьлек языма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »