Кара каш

Җилләр исә, гөлләр үсә.
Гөлләр үсә, язлар килсә.
Казлар җыры зәңгәр күктә.
Көтә күңел, сине көтә.

Әй, кара каш, бөдрә чәч,
Булсаң иде тиңсез юлдаш.
Авыр юллар үткәндә,
Назлы таңнар көткәндә.

Үзәннәргә, болыннарга
Гөрләвекләр ат(ы)лып ага.
Сагышларым ташкыннардай
Ургый һаман синең ярга.

Әй, кара каш, бөдрә чәч,
Булсаң иде тиңсез юлдаш.
Авыр юллар үткәндә,
Назлы таңнар көткәндә.

Күк йөзендә моңнар туса,
Мөлдерәмә яшьләр тулса,
Юксынуда җәйләр узса,
Үкенерлек гөлләр сусар.

Әй, кара каш, бөдрә чәч,
Булсаң иде тиңсез юлдаш.
Авыр юллар үткәндә,
Назлы таңнар көткәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (10 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »