Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит…
Күзләреңнең нурын
Йөрәгемдә саклыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит!
Гомер буе ярсу йөрәк
Сине сагынып сулкылдар.
Иделләрдә дулкын, —
Чү, ашыкма, дустым!
Күңелдә ул дулкыннар!..
Сайрар кошлар синсез нишләр,
Ничек агар бу сулар?
Урман ничек шаулар,
Ишелмәсме таулар?
Икебез дә моңсулар…