Көзге моң (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Урманнарда яна, яна, яна сары балкыш,
Сизелми дә җиткән көз дисең.
Үзең әле һаман кырлар буйлап
Яшеллеген җәйнең,
Яшеллеген җәйнең эзлисең.

Яшьлекнең дә мәңге, мәңге,
Мәңге булырына ышанмадыкмыни — ышандык.
Ә нигә соң синең күзләреңдә
Көзләр нуры кергән,
Көзләр нуры кергән уйчанлык?

Таҗын өзеп соңгы чәчәкләрнең
Киләчәгең юрап карыйсың.
Яратмаска сине мөмкин түгел,
Яратырга инде,
Яратырга инде соң, дисең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
« »