Чулпан калка, таң ата,
Кыз сөйгәнен озата,
Исән барып, исән кайт,
Дошманнарны җиңеп кайт!
Миннән сиңа теләк шул —
Ил мактарлык үрнәк бул.
Мин тагын телим сиңа —
Үткенлек кылычыңа.
Боргы уйный еракта,
Туплар сөйләшкән якта.
Егет китте шул якка,
Атланып аргамакка.
Теләр идем тагын да,
Бик сагынган чагында, —
Язып җибәр сәлам-хат!
Сау бул, җиңеп кайт!
Бу җыр Алия Шамукова, Зөһрә Шәрифуллина репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 08/05/2018 - 23:10
«
»