Калдыр сөю

Аккошлары китте,
Китте тирән күлнең,
Бәхет эзләп түгел, читләргә.
Миндә китеп барам,
Сөюемнән качып,
Яшь калдырып синең күзләрдә.

Калдыр сөю, мине, зинһар, калдыр,
Газапларга чумып яшәмим.
Оныт мине, мин дә онытырмын,
Тик онытырга көчем җитәрме?

Камышларга чәчең,
Чәчең уралмасын.
Күл буенда ялгыз моңайма.
Төшләремдә, миңа,
Синең тавыш дәшә:
“Кайт яныма, зиһар, саргайтма”.

Калдыр сөю, мине, зинһар, калдыр,
Газапларга чумып яшәмим.
Оныт мине, мин дә онытырмын,
Тик онытырга көчем җитәрме?

Мин кайтырмын, бәлки,
Бәлки, күңелкәең (түзә алмыйча),
Тирән күлнең кызын (моңын) сагынып.
Үзем генә түгел,
Минем яннарымда
Аккошларым канат кагыныр.

Калдыр сөю, мине, зинһар, калдыр,
Газапларга чумып яшәмим.
Оныт мине, мин дә онытырмын,
Тик онытырга көчем җитәрме?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »