Атлар кирәк

Толпар атлар томырылып чаба
Тояклары тими җиргә дә.
Җилдән җитез яхшы атлар кирәк
Ирмен дигән кайсы иргә дә.

Иртән, кичен, кунып сайрар өчен,
Сандугачка кирәк тал-тирәк.
Атлар бетсә — авыллар да бетә,
Атсыз ничек яшәргә кирәк?

Үзләренә тартып торсалар да
Су буйлары, тугай-болыннар.
Туган җиргә бергеп үсәргә
Малайларга кирәк колыннар.

Иртән, кичен, кунып сайрар өчен,
Сандугачка кирәк тал-тирәк.
Атлар бетсә — авыллар да бетә,
Атсыз ничек яшәргә кирәк?

Юкка мени, машина йөгәрен,
Кеше ат көче дип атаган.
Машинаны ат арбасы кебек
Дүрт көпчәкле итеп ясаган.

Иртән, кичен, кунып сайрар өчен,
Сандугачка кирәк тал-тирәк.
Атлар бетсә — авыллар да бетә,
Атсыз ничек яшәргә кирәк?

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »