Узган гомер жәл булмый

Категория: көе сүзләре

Күпме еллар, күпме еллар
Инде бергә үтелгән.
Язның сөю чәчәкләре
Җимешләргә әйләнгән.

Гомер судай ага, ага,
Беразга да туктамый.
Яраткан яр белән бергә
Узган гомер жәл булмый.

Тормышта төрлесе була:
Карасын, агын күрдек.
Тик бервакыт икебез дә
Ятларга сер бирмәдек.

Гомер судай ага, ага,
Беразга да туктамый.
Яраткан яр белән бергә
Узган гомер жәл булмый.

Алда әле, алда безнең
Иң бәхетле чагыбыз.
Алтын көзләр җиткәндә дә
Иңгә-иң каршыларбыз.

Гомер судай ага, ага,
Беразга да туктамый.
Яраткан яр белән бергә
Узган гомер жәл булмый.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »