Очраттым сине

Юлларыңнан узармын, кулларымны сузармын,
Бергә үтәрбез озын юлларны.
Күзләремә кара син, хисләремне аңла син,
Икәү җырларбыз иң матур җырларны.

Күзләреңнән үбәрмен, чәчкәләргә күмәрмен,
Гөлләр дә сула, сөю булмаса.
Кояш йөрәгемдә, аяз күңел күгем дә,
Җаныкаем, синең хакта уйласам.

Очраттым сине, сөбханалла,
Яраттым сине, әлхәмдүлиллаһ,
Нинди гүзәл син, машаллаһ,
Мәңгегә бергә, иншааллаһ!
Очраттым сине, сөбханалла,
Яраттым сине, әлхәмдүлиллаһ,
Шундый матурсың, машаллаһ,
Мәңгегә бергә, иншааллаһ!

Өметеңне аклармын, ят күзләрдән саклармын,
Яшәрбез икәү сөю илендә.
Син мине яратканга, мин сине яратканга,
Бәхетле елмаям көнемдә-төнемдә.

Күзләреңнән үбәрмен, кочагыма күмәрмен,
Гөлләр дә сула, сөю булмаса.
Кояш йөрәгемдә, аяз күңел күгем дә,
Җаныкаем, синең хакта уйласам.

Очраттым сине, сөбханалла,
Яраттым сине, әлхәмдүлиллаһ,
Нинди гүзәл син, машаллаһ,
Мәңгегә бергә, иншааллаһ!
Очраттым сине, сөбханалла,
Яраттым сине, әлхәмдүлиллаһ,
Шундый матурсың, машаллаһ,
Мәңгегә бергә, иншааллаһ!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »