Җырлыйсым килә

Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә,
Җырларым да бетмәс-төкәнмәс.
Җырламасам әгәр, туган авылым,
Сиңа биргән вәгъдәм үтәлмәс.

Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә
Үзең турындагы җырларны.
Ә ул җырлар, сине сагынганда,
Синнән читтә күпме җырланды!

Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә.
Эх, җырларга иде тын гына!
Синдә чакта ләкин җырлый алмыйм,
Тамагыма яшьләр тыгыла…
Җырламасам әгәр, туган авылым,
Сиңа биргән вәгъдәм үтәлмәс.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »