Юлга чыгам әнкәй

Категория: көе сүзләре

Алларымда шәм яктысы,
Яна гомер шәм кебек.
Җаным көя, сине, әнкәй,
Сагынып, күрәсем килеп.

Яндыр утың, куй чәеңне,
Очам, әнкәем, яныңа.
Догаларың каршы җибәр
Кайтасы юлларыма.

Кайтып киләм, әнкәй, синең
Бишек җырларын көйләп.
Озак янган шәмнәр кебек.
Озын гомерләр теләп.

Яндыр утың, куй чәеңне,
Очам, әнкәем, яныңа.
Догаларың каршы җибәр
Кайтасы юлларыма.

Кайтып тыңлатасым килә,
Көй салып сүзләремә.
Җанны елатасым килә,
Баш куеп тезләреңә.

Яндыр утың, куй чәеңне,
Очам, әнкәем, яныңа.
Догаларың каршы җибәр
Кайтасы юлларыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »