Дәшмәгез

Хәлемә кермәгез, юатып,
Юаныч табарлык юк чутым.
Өйрәтмәгез ничек яшәргә,
Сүндердем, күңелдә юк утым.

Дәшмәгез, дәшмәгез, дәшмәгез,
Тимәгез, тимәгез ярама.
Артык зур һәм тирән ул яра,
Йөрәгем урталай ярыла.

Сәбәбен әйтмим, әйтмимен беркемгә,
Сорамагыз, берни эндәшмим.
Үз ярам үземнең йөрәктә,
Кисәкләп кешегә өләшмим.

Дәшмәгез, дәшмәгез, дәшмәгез,
Тимәгез, тимәгез ярама.
Артык зур һәм тирән ул яра,
Йөрәгем урталай ярыла.

Вакыты җитмәгән онытырга,
Каны да кипмәгән, өр-яңа.
Дәшмәгез, зинһар дим, дәшмәгез,
Кагылмагыз тирән ярама.

Дәшмәгез, дәшмәгез, дәшмәгез,
Тимәгез, тимәгез ярама.
Артык зур һәм тирән ул яра,
Йөрәгем урталай ярыла.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »