Алма кебек кызарма

Синең көләч йөзләреңә
Бер тутырып карыймчы.
Син дә миңа назлап кара,
Күзләреңне алмачы.

Алма кебек кызарасың,
Ярамый да карарга.
Әле бары язлар гына,
Иртәрәк бит алмага.

Минем белән барасыңмы
Чәчәк аткан бакчага?
Яннарымда калырсыңмы
Бергә тормыш башларга?

Яшел булса да алмасы,
Көзләр җиткәч кызара.
Бер сокланып карыйм әле,
Зинһар өчен кызарма.

Язлар җиткәч алмагачым
Минем өчен аттымы?
Мәхәббәтне таптык микән,
Әллә безне таптымы?

Минем белән барасыңмы
Чәчәк аткан бакчага?
Яннарымда калырсыңмы
Бергә тормыш башларга?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »