Синең күзләр (бишенче вариант)

Синең күзләр якты йолдызлардай
Нур сибәләр, ялкын сибәләр.
Йә еласын мындый матур күзләр
Кемне икән өзелеп сөяләр?

Синең күзләр шатлык чәчеп торсын,
Тик булмасын алар ямансу.
Синең күзләр — сөю яккан учак,
Безнең тормыш иркәм агым су.

Синең күзләр ярсу диңгезләрдәй,
Дулкын — дулкын синең хисләрең.
Бу күзләргә, серле бу күзләргә,
Әсир төшсә мәгәр нишләрмен?

Синең күзләр шатлык чәчеп торсын,
Тик булмасын алар ямансу.
Синең күзләр — сөю яккан учак,
Безнең тормыш иркәм агым су.

Синең күзләр моңлы җыр шикелле,
Тарта алар шундүк күңелне.
Әйтә кебек (алар), җырлар җырланылган,
Күреп алдың соңлап түгелме?

Синең күзләр шатлык чәчеп торсын,
Тик булмасын алар ямансу.
Синең күзләр — сөю яккан учак,
Безнең тормыш иркәм агым су.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »