Узып булмый язмыштан

Кушылмаска юллар аерылды.
Сүнде соңгы өмет чаткысы.
Эчтән генә моңсуланган чагым
Хәтерләтеп ялгыз аккошны.

Авыр сөйгән ярны югалтуы.
Йөрәк әрни ачы сагыштан.
Сабыр гына тик түзәргә кала,
Узып булмый икән язмыштан.

Кояш сүнгән моңсу күзләрендә.
Газап кына аны күрүе.
Соңлап кына белдем,сөеклемнең,
Башкада шул булган күңеле.

Авыр сөйгән ярны югалтуы.
Йөрәк әрни ачы сагыштан.
Сабыр гына тик түзәргә кала,
Узып булмый икән язмыштан.

Мөмкин түгел икән, теләсәң дә,
Аккан суны кире борырга.
Сагышланган моңсу күңелемне
Юатырга инде соңдыр ла. 

Авыр сөйгән ярны югалтуы.
Йөрәк әрни ачы сагыштан.
Сабыр гына тик түзәргә кала,
Узып булмый икән язмыштан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »