Ялгыз егет җыры

Категория: көе һәм сүзләре

Алма чәчәге коела,
Таңда искән җил белән.
Белмисең бит хәлләремне —
Бер күрергә тилмерәм.

Сикертмә каш, бөдрә чәч,
Үпкәләмә үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим —
Ходай насыйп итмәгәч.

Таң алдыннан күктә яна
Ай белән Раушан йолдыз.
Төшләремдә бергә булдык,
Уянсам — калам ялгыз.

Сайра, сайра, син сандугач,
Моңлы тавышың белән.
Мин дә җырыңа кушылыйм
Моңлы сагышым белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »