Добавлено Almaz в ВС, 24/06/2018 - 15:06
Авылыма кайтмый торсам,
Өзгәләнә бәгырем.
Өзгәләмә, телгәләмә
Бәгыремне, Кадерем.
И авылым, Кадерем!
Югалтмыйк без туган-үскән
Авылларның кадерен.
Чит якларда табалмабыз
Бәхетләрнең әзерен.
Бәхетем дә, хәсрәтем дә
Тик синдәдер, Кадерем.
И авылым, Кадерем!
Югалтмыйк без туган-үскән
Авылларның кадерен.
Тик син генә мәхәббәтем,
Тик син генә кадерлем!
Мин үзем дә синдә генә,
Кадерлемен, Кадерем.
И авылым, Кадерем!
Югалтмыйк без туган-үскән
Авылларның кадерен.