Яшь гомер

Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан.
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.

Юк, кайтмас яшь гомер,
Калды ул еракта,
Зәңгәр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгән яр да
Ятка калды анда
Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып.

Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек;
Яшьлек бит күңелдә
Иң матур җирендә
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (39 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »