Уралым (икенче вариант)

Иң моңлы тау кайсы тау дип
Мин курайдан сорадым.
Курай синең исемеңне көйләп бирде, Уралым,
Һай Уралым, Уралым!

Синнән аерым чакларда да
Аерылмады уйларым.
Уларымда гел генә мин
Сиңа бәхет юрадым,
Һай Уралым, Уралым!

Сөеп туймас төбәгем син,
Яуда җиңгән коралым.
Син сулышым, син тормышым,
Син күз нурым, Уралым,
Һай Уралым, Уралым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »