Казан (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Мең ел элек монда күмгəн кемдер бер эт.
Алга таба ханнар килеп салган кала.
Шуннан башлап гөрлəп яши шанлы Казан,
Һич картаймас, чөнки үсə əле һаман.

Ə исең китəр гүзəллеккə, тау башында таш кирмəн.
Бер якта туган авылым, анда бар, ди, тегермəн.
Бик матур Ева минең, пирамида гел сакта —
Нəкъ ирлəр бəдрəфе кебек, “эм” хəрефе һəр якта.

Миллион товар сата бүген вьетнам-базар.
Ярты Кытай бездə яшəп ята бугай.
Мəрхум Тукай, кайтса əгəр бу Казанга,
Чумар иде Камал башыннан Кабанга.

Бер тиле ярты тəңкəсен мең ел элек югалткан,
Ə хəзер вакыты җиткəч, кемдер тəңкəне тапкан.
Югалту-табуларны да күп күргəн Казан-кала.
Сатканнар Сөембикəне, төзегəннəр манара.

Мең ел буе урамнарда этлəр туе.
Мескен шəһəр, күпме түзгəн, тагын түзəр.
Əгəр бетсə байлык кесəлəр төбендə,
Кайгырмагыз — запас бар Кабан күлендə.

Исең китəр гүзəллеккə, тау башында таш кирмəн.
Бер якта туган авылым, анда бар, ди, тегермəн.
Бик матур Ева минең, пирамида гел сакта —
Нəкъ ирлəр бəдрəфе кебек, “эм” хəрефе һəр якта.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »