Утыр әле, әнкәй, яннарыма …

Категория: көе сүзләре

Утыр әле янга, һич борчылма,
Заманында азмы күргәнең?
"Өч көнлек ди һаман эше кала …"
Дөньялыктан киткән бәндәнең.

Ниләр кылмас идең кулдан килсә,
Аңлыймын бит синең хәлләрне.
Буыннары чыккан бармакларның,
Дисбе генә тартыр мәлләре.

"Җаннарымны өзеп бирер идем …"
Кеше керсә — кеше гүренә.
Тәкъдир дәфтәреңне карап, Ходай,
Аптырыйдыр синдәй түземгә.

Утыр әле, әнкәй, яннарыма,
Ял итәек икәү аз гына.
Сискәнепләр киттем күзләремдә,
Баеп барган шәфәк чагыла.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »