Туган ягыма җыр (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ни исертә мине,
Әсир итә, —
Әллә чәчәк исе, әллә әрем?
Яшәгәнгә бу төбәктән читтә,
Аңлашылыр минем хәлләрем…

Шул ук алан,
Шул ук юкә, балан …
Таныш бер көй өзә, өзә үзәкне…
Кай тарафка баксам, шунда табам
Җан сусаган тәүге, тәүге бизәкне.

Чия, бөрлегән дә
Шул бер хәлдә
Саклаганнар төс һәм тәмнәрен.
…Еллар үткән саен, минем генә
Ник артадыр борчу-гамьнәрем?!

Шул ук алан,
Шул ук юкә, балан …
Таныш бер көй өзә, өзә үзәкне…
Кай тарафка баксам, шунда табам
Җан сусаган тәүге, тәүге бизәкне.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »