Истәлек (икенче вариант)

Таң атканда, саубуллашкан чакта,
Кулларымны куям кулыңа.
Хәтерлә син татлы минутларны,
Шул хисләрне ал син юлыңа.

Очрашмабыз дигән шомлы уйлар
Килмәсеннәр синең уена.
Син кайтканда алсу чәчәк тотып,
Мин чыгармын синең каршыңа.

Хәтерлә син минем карашымны,
Хәтерлә син ничек тын алам.
Сиңа бәхет, олы шатлык теләп,
Кульяулыгым болгап, мин калам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (68 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »