Саулык сорыйм, Ходаем

Категория: Авторлары

Тормыш бүләк иттең сынау итеп.
Дөрес итеп яшәп булырмы?
Куйган максатларым үтәлерме?
Соңлап үкенергә калырмы?

Әй, Ходаем, саулык сорыйм синнән
Мал артыннан куар чак түгел.
Гомер бирсәң, Раббым, саулык та бир,
Чирле кеше — сусыз үскән гөл.

Көнне башлыйм саулык, кояш диеп,
Күк йөзенә карап сокланам.
Күп яшьтәшләр юк бит инде бүген,
Үткәннәрне сагынып моңланам.

Әй, Ходаем, саулык сорыйм синнән
Мал артыннан куар чак түгел.
Гомер бирсәң, Раббым, саулык та бир,
Чирле кеше — сусыз үскән гөл.

Балаларым, якын дусларыма
Яшәп туймас гомер телимен.
Шул көннәрдән озын еллар тезеп,
Бергәләшеп озак яшәвен.

Әй, Ходаем, саулык сорыйм синнән
Мал артыннан куар чак түгел.
Гомер бирсәң, Раббым, саулык та бир,
Чирле кеше — сусыз үскән гөл.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »