Кулга кул тотынып

Категория: көе һәм сүзләре

Исеңдәме, җаным, синең белән
Тәүге кабат очрашулар.
Шул мәлдән соң безнең гашыйк җаннар
Гомерлеккә бергә кавыштылар.

Кулга кул тотынып, гомер юлын
Үтәбез без гомер гел бергә.
Минем гашыйк күзләр — синең күздә,
Синең күзләр — минем күзләрдә.

Еллар уза, ә без синең белән
Шул ук күркәм, шул ук гашыйклар.
Тугры булган безнең мәхаббәткә
Барча галәм һәрчак шаһитлар.

Кулга кул тотынып, гомер юлын
Үтәбез без гомер гел бергә.
Минем гашыйк күзләр — синең күздә,
Синең күзләр — минем күзләрдә.

Мәхаббәтнең җимешләре булып
Имин үсә газиз балалар.
Тырышканда барысын Ходай бирә,
Имин генә торсын дөньялар.

Кулга кул тотынып, гомер юлын
Үтәбез без гомер гел бергә.
Минем гашыйк күзләр — синең күздә,
Синең күзләр — минем күзләрдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »