Дулый буран (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Йөрәгемдә дулый, дулый бураннар,
Уйларымнан булмый бит качып.
Йөрәгемдә дулый, дулый бураннар,
Уйларымнан булмый бит качып.
Син кил, кил миңа, тик югалтма берүк,
Сукмагым бит минем ап-ачык.

Йөрәгемдә дулый, дулый, дулый буран,
Җанкаемда уй-хисләрем адашкан.
Йөрәгемдә дулый, дулый, дулый буран,
Җанкаемда уй-хисләрем адашкан.

Күңелеңдә тынса бураннар,
Җилкәннәрне җилләр куарлар.
Күңелеңдә тынса бураннар,
Җилкәннәрне җилләр куарлар.
Син тын, тын икән — мин килермен сиңа,
Йөрәгемнән үткәч бураннар.

Йөрәгемдә дулый, дулый, дулый буран,
Җанкаемда уй-хисләрем адашкан.
Йөрәгемдә дулый, дулый, дулый буран,
Җанкаемда уй-хисләрем адашкан.

Карганың да була бураны,
Сыерчыкның була бураны.
Карганың да була бураны,
Сыерчыкның була бураны.
Син көт, көт мине, тик югалма берүк,
Мин кайтырмын чыккач бураны.

Йөрәгемдә дулый, дулый, дулый буран,
Җанкаемда уй-хисләрем адашкан.
Йөрәгемдә дулый, дулый, дулый буран,
Җанкаемда уй-хисләрем адашкан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »