Мәндәй, Чуар, Буралы

Матур Азнакай җирендә
Бар бит өч күркәм авыл.
Мәндәй, Чуар, Буралыга
Җырларга кайттык тагын.

Мәндәй, Чуар, Буралы,
Матурлыгын күр әле.
Эшкә батыр егетләре,
Озын толымлы кызлары —
Шул авылларның яме.
Мәндәй, Чуар, Буралы,
Матурлыгын күр әле.
Эшкә батыр егетләре,
Озын толымлы кызлары —
Шул авылларның яме.

Урман-таулар чолгап алган,
Авылларга ямь биреп.
Һәр авылда изге чишмә —
Туган, эчегез килеп.

Мәндәй, Чуар, Буралы,
Матурлыгын күр әле.
Эшкә батыр егетләре,
Озын толымлы кызлары —
Шул авылларның яме.
Мәндәй, Чуар, Буралы,
Матурлыгын күр әле.
Эшкә батыр егетләре,
Озын толымлы кызлары —
Шул авылларның яме.

Матур яши бу авыллар,
Мәндәй, Чуар, Буралы.
Манаралы мәчетләре,
Икмәк тулы кырлары.

Мәндәй, Чуар, Буралы,
Матурлыгын күр әле.
Эшкә батыр егетләре,
Озын толымлы кызлары —
Шул авылларның яме.
Мәндәй, Чуар, Буралы,
Матурлыгын күр әле.
Эшкә батыр егетләре,
Озын толымлы кызлары —
Шул авылларның яме.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »