Колшәрип яклары

Үткәнгәме шунда гомеремнең
Иң матур, иң якты чаклары.
Түрендә, түрендә күңелемнең
Гел шушы Колшәрип яклары.
Түрендә, түрендә күңелемнең
Гел шушы Колшәрип яклары.

Уята, кузгата, җанландырып
Хисләрнең шашканын, кайнарын,
Тик шушы Колшәрип якларының
Җыр булып сызылган таңнары.
Тик шушы Колшәрип якларының
Җыр булып сызылган таңнары.

Гел алга әйдәгән юлларымны
Гомергә балкытыр, ахрысы,
Тик шушы Колшәрип таңнарының
Кырларга түгелгән яктысы.
Тик шушы Колшәрип таңнарының
Кырларга түгелгән яктысы.

Үткәнгәме шунда гомеремнең
Иң якты, иң матур еллары,
Чакыра, чакыра күңелемне
Гел шушы Колшәрип юллары.
Чакыра, чакыра күңелемне
Гел шушы Колшәрип юллары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »