Алмагачның ботагы

Бәхетне керпе үпкән дип, берәү йөри сүгенеп.
Күпме балык капмады дип, булмый бит инде үлеп.

Бәхет күрдем төшемдә, оясы матур җирдә:
Алмагачның ботагының тишегенең эчендә…

Әй, син, бәхет, әй чукынчык, кайда качтың, әйдә чык!
Бу дивана тапмас, димә — казып алырмын чокып.

Бәхет күрдем төшемдә, оясы матур җирдә:
Алмагачның ботагының тишегенең эчендә…

"Бер бәхетсез гел бәхетсез була” дип утырмагыз.
Мин бар(ы)бер бәхетле булам — сез үзегез карагыз.

Бәхет күрдем төшемдә, оясы матур җирдә:
Алмагачның ботагының тишегенең эчендә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »