Сагынулар безне сыный гына,
Сагынулар безне тик якынайта.
Озын-озын чакрымнар аша
Уйларым сиңа, сиңа кайта.
Көтәрең бар кешең булу бәхет,
Ераклардан тою барлыгын.
Аңлыйсың син шунда мәхәббәткә
Җиһан киңлекләре тарлыгын.
Мәхәббәт мәхәббәтмени соң ул,
Сагынуга әгәр түзмәсәң.
Мәхәббәт мәхәббәтмени соң ул,
Безнең йөрәк шуны сизмәсә.
Көтәрең бар кешең булу бәхет,
Ераклардан тою барлыгын.
Аңлыйсың син шунда мәхәббәткә
Җиһан киңлекләре тарлыгын.
Бу җыр Гөлназ Гарифҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 20/08/2018 - 17:43
«
»
